Тавыгы да, ите дә кертелми

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе
Бүгеннән Россиягә АКШтан тере кош, кошчылык продукциясе һәм инкубация йомыркасы керелми башлый. Бу хакта Россельхознадзор идарәсе хәбәр итә.

Әлеге тыюлар кош гриппы авыруының таралуына юл куймау максатыннан кертелгән. Шулай ук Бразилиядән ит кертү дә рөхсәт ителми. Шул ук вакытта вирус вакциналары һәм диагноз препаратларына чимал өчен йомырка кертүгә тыюлар каралмаган.

АКШта бүгенгә кош гриппы аркасында 33 миллионнан артык кош юк ителгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International