Яшел Үзәндә "Минем шәһәрем. Минем сәләтем" исемле күчмә роуд-шоу булып узды

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе
1 июньдә Балалар иҗаты үзәгендә «2015-2020 елларда Татарстан Республикасында сәләтлеләр белән стратегик идарә итү» Дәүләт программасы кысаларында оештырылган «Минем шәһәрем. Минем сәләтем» исемле күчмә роуд-шоу булып узды.

Әлеге уникаль программа яшьләргә, үз шәһәрләрендә, уңышлы һәм кирәкле булу өчен, потенциалларын, компетенцияләрен үстерү юлларын күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Әлеге чараны, районыбыз башлыгы Александр Тыгин балаларны уку елын уңышлы тәмамлаулары һәм җәйге яллары белән котлау сүзләрен әйтеп, ачып җибәрде һәм бүгенге көн алар өчен дә файдалы мәгълүматларга бай булачагына ышандырды:
– Хәзер сез күрәчәк экспо роуд-шоу­дан соң, киләчәктә безнең шәһәребездә инженерлар, техник белемле специалистлар артачагына мин чын күңелемнән ышанам, – диде ул.
Чынлап та, күп кенә мәктәпләр һәм уку йортлары үзләренең сәләтләрен күрсәтерлек проектлары, планнары белән таныштырдылар. Аларны игътибар белән карап, тәкъдим итүчеләрне тыңлаганнан соң, башлыгыбы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International