Сыер санын арттыручылар оттырмый

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе
Авыл тормышы, һичшиксез, мәшәкатьле, әмма тырышсаң, хуҗалыкны алып барып була. Әйтик, терлек асрасаң, санын арттырсаң, үзеңә генә түгел, сатарга да җитеп, тормышны көйләргә җай табыла.

Андыйларга дәүләт тә, аерым алганда, республика, өстәвенә, муниципалитет та ярдәм кулы сузарга әзер. Шуның ачык мисалы булып терлек санын арттыручыларга сыер саву аппаратлары бирү тора.
Бу елга кадәр мондый аппаратлар 4 сыеры һәм аннан артык булганнарга бирелсә, хәзер 3 сыерың була икән, ярдәмгә исәп тота аласың. Тик быелдан башлап аның бирү тәртибенә кайбер үзгәрешләр кертелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International