Яшел үзәнлеләр «Җиңү» паркындагы мәңгелек утка чәчәкләр салды

2015 елның 26 июне, җомга
2 июньдә, яшел үзәнлеләр «Җиңү» паркындагы мәңгелек утка чәчәкләр салды.

Яшел Үзән районында Бөек Ватан сугышында барлыгы 34 мең кеше катнаша, шуларның 14 меңе яу кырында башын сала. Бүген әлеге паркта 17 Советлар Союзы Герое һәм «Дан» орденының тулы кавалеры барельефы тора. «Бердәм Россия» партиясе традиция буенча бу чараны оештыра һәм яшьләрдә ватанпәрвәрлек тәрбия­ләүдә зур көч куя.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International