Халыкның 75 проценты яшелчә, җиләк-җимеш бик аз ашый

2015 елның 26 июне, җомга
Теләсә кайсы дәүләтнең төп максаты – үлем-китем исәбен киметеп, халыкның гомерен озынайту.

Европаның күп кенә илләрендә йөрәк-кан тамырлары авырулары иртә үлемнең сәбәпчесе булып тора һәм халыкның сәламәтлеген саклауга зур чыгымнар тотыла.
Рәсми чыганакларга караганда, Россиядә ел саен 1 млн 300 мең кеше йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлә. Үлем-китемнең 55 проценты шушы авыруга туры килә. Алга киткән илләр арасында Россия бу уңайдан беренче урында. Татарстанда исә бу сан – 53 процент.
Дәвалау гына түгел, йөрәк-кан тамыры авыруларын грамоталы профилактикалап йөрәк ишемиясе, инсульт һәм башка йөрәк авыруларын киметеп, гомерне озынайтырга була. Шуңа күрә дә илебез Президенты Владимир Путин 2015 елны Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International