Районда “Мәк-2015” операциясе бара

2015 елның 26 июне, җомга
“Мәк-2015” оператив-профилактик операциясенең беренче этабы Яшел Үзән районы территориясендә 25 майдан 31 июльгә кадәр бара.

Төп максаты – составында наркотик булган үсемлекләрнең үскән урыннарын ачыклау, аларны юк итү һәм наркотиклы үсемлекләрне районга кертү каналларын ачыклау.
Операция барышында полиция хезмәткәрләре кыргый җитен үскән 17 урынны тапты. Алар барысы да юк ителде. Моннан кала, синтетик наркотик саклау буенча 5 факт ачыкланды, аларны законсыз әйләнеше белән бәйле 7 хокук бозу очрагы билгеле булды. 13 июньдә Тургенев урамындагы бер йорт подъездында үзе белән гомуми күләме 2,26 граммнан 12 төргәк синтетик пакет булган Яшел Үзән кешесе тоткарланган. Бу кеше Казаннан спайс алып кайткан, элек тә наркотиклар саклаганы өчен хөкем ителгән булган. Үзе дә наркотиклар куллана , беркайда да эшләми.
Полиция хезмәткәрләре халыкка тагын бер кат искәртә: мондый фактларны белсәгез, тиз арада полициягә 02, 4-35-24 ( аноним) телефон номерлары буенча хәбәр итегез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International