«Зеленый Дол» илебезне саклаячак

2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» ачык акционерлык җәмгыятендә, 21631 проекты буенча төзелүче серияле корабларның «Зеленый Дол» һәм «Серпухов» исемен йөртүчеләрен – исәп буенча бишенче, алтынчы судноларны сынау урынына җибәрү буенча тантаналы чара узды.

Россия Хәрби Диңгез Флотында хезмәт итәчәк ракеталы кечкенә габаритлы 21631 проекты буенча чыгарылган суднолар Горький заводында 2010 елдан бирле төзелә. Аның проекты Яшел Үзән проект-конструкторлар бюросы тарафыннан эшләнгән иде. Бу күпмаксатлы, «елга-диңгез» классына караган артиллерия, ракета, диверсиягә каршы, зенит һәм радиотехник кораллар белән заманча җиһазландырылган кораблар сериясе. Аларның төп йөкләмәләре булып илебезнең икътисади зонасын саклау һәм яклау тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International