Бәйрәм намазларының вакыты билгеле

2015 елның 15 июле, чәршәмбе
17 июльдә Ураза гаетен бәйрәм итәчәкбез. Казанда бәйрәм намазлары 7:00 сәгатьтә башланачак.

Бу хакта шәһәр Башкарма комитет аппаратының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илнур Шакиров хәбәр итте.

– Ураза гаете бу елда 17 июльгә туры килә. Бәйрәм чаралары бу көнне 7:00 сәгатьтән үткәрелә башлаячак. Шәһәрлеләрне мәчетләргә кадәр илтер өчен Башкарма комитетның Транспорт комитеты тарафыннан 24 автобус һәм 3 троллейбус маршруты бүлеп бирелгән, алар 4:30 сәгатьтә хезмәт күрсәтә башлый, – дип җикерә Илнур Шакировның сүзләрен шәһәр мэриясенең рәсми порталы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International