Яшел Үзәндә «Йөрәк моңы» бәйгесе уза

2015 елның 15 июле, чәршәмбе
16 июльдә 14 сәгатьтә Васильево бистәсенең мәдәният сараенда “Йөрәк моңы” әдәби конкурсының сайлау этабы була. Анда теләүчеләр яраткан татар һәм рус шагыйрьләренең шигырьләрен укый алачак.

15 сәгатьтә бу бәйгенең икенче ярымфиналы Карамалы Тау бистәсендә үткәрелә. Бу чаралар Россия Федерациясендә әдәбият елы кысасында һәм “Бердәм Россия” партиясе ярдәмендә оештырыла. Конкурсның финалы 23 июльдә Яшел Үзәндә уза. Шигырь яратучыларны бәйрәмдә күрүебезгә шат булачакбыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International