Терлек азыгы җитәрлек булырга тиеш

2015 елның 15 июле, чәршәмбе
Авыл хуҗалыгында җитештерелә торган товарның уңышы елына карап үзгәрә. Игенче иккән ашлыгы да, терлекче җитештергән сөте-мае һәм ите дә Аллаһ Тәгалә биргән һава шартларына бәйле.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, байтак кына районнарда вакытында яңгыр яумауны истә тотып, ашлык уңышы түбән булмасмы дигән фикергә килгән иде. Шөкер, безнең районга корылык янамый дип ышанасы килә. Чөнки Татарстанның башка районнары белән чагыштырганда, яңгыр аз булса да, яуды. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча терлек азыгы әзерләү яхшы темп­лар белән бара. 6 июльгә 5700 тонна печән җыелган, 32850 тонна сенаж салынган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International