Яшел Үзәндә ике чираттан тыш сессия

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе
Бүген Яшел Үзәннең Горький исемендәге мәдәни үзәгендә шәһәр Советының – кырык тугызынчы, Яшел Үзән муниципаль район Советының илле сигезенче чираттан тыш сессияләре була.

Сессия проектыннан күренгәнчә, депутатлар “Яшел Үзән шәһәре” , “Васильево шәһәр тибындагы бистә”, Әйшә һәм Октябрьский авыл җирлекләре муниципаль берәмлекләре чикләрен үзгәртү инициативасын тикшерәчәкләр.

Көн тәртибенә күз салсак, биредә шулай ук социаль ипотека буенча фатир бирелергә хаклы гражданнар исемлеге дә расланачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International