Интернетта видеоролик урнаштырган яшел үзәнлегә штраф салынды

2015 елның 31 июле, җомга
Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Регина Гыймранова белдергәнчә, Евгений Р. “Вконтакте” социаль челтәрендә үзенең битендә “РОССИЯ 88” видеоролигын урнаштарган. Ә бу ролик – экстремистик ролик... Видеоязма экстермистик материлалр исемлегенә кертелгән.

Белмәүчеләр өчен шуны хәбәр итәбез: әлеге исемлек РФ Юстиция министрлыгы сайтында бар.

Яшел Үзән шәһәр суды әлеге ир кешене 1500 сумлык штрафка тартты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International