Яшел Үзәннең үз эвакуаторы булачак

2015 елның 31 июле, җомга
Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты тәмамланганнан соң, Яшел Үзәннең үз эвакуаторы булачак. Бу хәбәрне эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә ЮХИДИ җитәкчесе Рәмил Идиятуллин җиткерде.

Хәзерге вакытта автоинспекторларга юл кырыенда, күп фатирлы йортлар мәйданчыгында машинасын куйган кешеләр белән көрәш алып бару авырга туры килә. Тәртип кертүнең бер юлы – андый автомобиль йөртүчеләрнең машинасын штрафстоянкага алып китү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International