Яшел Үзәндә “Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе бара

2015 елның 31 июле, җомга
Яшел Үзән муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәисә Афанасьева эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә нәкъ менә шундый лозунг астында чыгыш ясады.

Ел саен һәр җирдә, физик затлар, тегү фабрикалары, канцтовар кибетләре һәм әлбәттә Яшел Үзән башкарма комитетының резерв фонды катнашында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе уза. Ә быел күп балалы гаиләләр саны бик күп. Шәһәрне генә алганда да, 1736 укучы исәпләнә! Бюджетны бик каты каккалаганда да барлык күп балалы гаиләләргә ярдәм итәрлек мөмкинлек булмаячак.

-Уртача алганда укучының мәктәп формасы күпме тора? Биш мең! Һәр җитәкчегә бер укучының формасы өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга тәкъдим итәм. Шулай итеп 120 баланың проблемасы чишелде, дигән сүз. Мин беренче булам – диде башлыгыбыз Александр Тыгин.

Зал ризалашты.

-Изге Рамазан ае күптән түгел генә тәмамланды, әгәр дә сез зәкәтне кемгә бирергә, нинди яхшылык эшләргә белми аптырап йөрисез икән – мохтаҗларга ярдәм итәргә тырышыгыз. Аллаһ Тәгалә соранырга түгел, бирергә язсын, - дип тәмамлады үзенең чыгышын Рәисә Афанасьева.

ИншАллаһ, иманыбыз камил булып калыр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International