Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Урланган яшьлек
2015 елның 17 августы, дүшәмбе
Күпне күргән, күпне кичергән дәү әнием Мөнирә Әдиятуллина IV сыйныфны тәмамлаганнан соң ук кырчылыкка эшкә чыга. Туган ягыбызның гүзәллеге, матурлыгы яшь кызда куәт, эшләргә дәрт, яңа эшләргә көч бирә. 16-17 яшьлек кызларның да күңелләрендә мәхәббәт хисләре тамыр җәя.
1941 елның 22 июне. Нәкъ менә шундый матурлыкны, яшь кызларның уй-хыялларын челпәрәмә китереп, дәһшәтле сугыш башлана. Кеше табигатенә туры килми торган бу вакыйга халкыбыз һәм ил тормышына зур үзгәрешләр кертә. Унҗиде яшьлек дәү әниемә үзенең яшь кыз булуын онытырга туры килә. Авылдагы хатын-кызлар белән аны да кул пычкысы белән урман кисәргә җибәрәләр. «Пычкыбыз үтми. Куелган норманы үтәмәсәң, икмәк бирелми. Иртәнге өчтә учак янына җыеп тиргиләр иде», – дип искә төшерә ул.
Фашистлар Мәскәүгә якынлашканда, 1941 елның кышкы чатнама салкынында дәү әниемне дә Чирмешәнгә окоп казырга җибәрәләр. Дәү әниемнең ике бите дә өши, башына бәйләргә –юка гына шәл, аякта – чабата.
Үз җире, үз туфрагы һәм иреге өчен намуслы хезмәтләре белән яшь кызлар да Җиңүгә үз өлешләрен кертә.
Берсендә дәү әниемне атлар карарга куялар. «Ашатырга юк, атлар күтәрәмгә кала. Атларны төнгә аркан белән асып куя идек», – дип искә ала ул. Әгәр берәр ат үлсә, идарәгә сорау алырга чакырганнар.
Ул еллардагы юклык, ачлык кырдан өшегән бәрәңге (липушка) җыеп ашарга мәҗбүр иткән. «Липушка»га багышлап җырлар да чыгарганнар.
Липушкадан хат килгән:
Язга тишеләм, дигән.
Аллаһ боерса, исән булсам,
Ачтан үтермәм, дигән.
Рәмзия Заһидуллина.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
июнь, 2026 ел
Яшел Үзән районында җәй: үсентеләрне карау көчәйтелгән режимга күчерелгән!
Төзекләндерелгән скверлар, күләгәле аллеялар һәм пөхтә газоннар – эстетика гына түгел, ә безнең районның «үпкәләре», аның экологик иминлеге һәм җәйге эсседә яшәүчеләрнең һәркайсына уңайлы булуы.
2
июнь, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр).
Яшел Үзәндә балаларны яклау көненә багышланган чара узды
И.м. Галиев исемендәге мәдәният үзәге мәйданында Горькийны балалар өчен төзелеш буенча мастер-класслар, Күңелле уеннар, иҗади дәресләр әзерләгәннәр.
Раифа Богородица ирләр монастыренда балалар бәйрәме узды
Яшь кунаклар өчен мастер-класслар, ярминкәләр, күңелле уеннар һәм конкурслар әзерләнде. Иҗат коллективлары бай эчтәлекле концерт программасы тәкъдим иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз