Яшел Үзәндә төзелгән корабль җиңде

2015 елның 17 августы, дүшәмбе
Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында Каспий флотилиясе өчен төзелгән “Град Свияжск” кече ракета корабле “Каспий кубогы -2015” халыкара ярышларда җиңү яулады.

Ярышлар барышында корабльгә һава һәм диңгездәге шартлы “дошманны”, шул исәптән йөзеп йөрүче минаны юк итәргә туры килде. Аларга тулы куәткә барганда атарга кирәк иде. Безнеке Казахстан һәм Азербәйҗан корабльләрен артта калдырып, беренче булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International