Норлат балалар йорты – зональ турда иң яхшысы дип табылды

2015 елның 17 августы, дүшәмбе
ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы уку йортларының яңа уку елына әзерлеген тикшерде. Шул максат белән Татарстанның 200дән артык шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә булды.

Зональ турда 58 мәгариф учреждениесе җиңде. Шулар арасында Норлат балалар йорты «Иң яхшы махсус (коррекцион) учреждение, балалар йорты» номинациясендә I урынга лаек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International