Засыпкин гаиләсен Рөстәм Миңнеханов кабул итте

2015 елның 31 августы, дүшәмбе

Бу атнада Татарстан Республикасы Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә ханым  Татарстанның үрнәк гаиләләрен Кремльдә кабул итте.  Алар арасында безнең районнан да бер матур гаилә бар иде.

Засыпкиннар гаиләсен Яшел Үзәндә  күпләр  тату, үрнәк, зыялы  гаилә буларак белә. 80нче еллар башыннан бирле  икесе дә бер урында – Яшел Үзән проект-конструкторлык  бюросында инженер-конструктор булып эшли алар.  Быел  алтын балдак алмашканнарын  37 ел булды. Шушы гомер эчендә өч кыз  дөньяга аваз салып, сылу кызлар булып үсеп   җиткән,  әти-әниләре хезмәт  бас­кычлары буйлап югары  күтәрелгән – бүлек начальнигы дәрәҗәсенә җиткәннәр. Ә иң мөһиме район халкы арасында хөрмәт казанганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International