Татарстан шәхси хуҗалыкларда терлек санын чикләмәячәк

2015 елның 31 августы, дүшәмбе

Бу көннәрдә РФ Авыл хуҗалыгы, икътисадый үсеш, финанслар буенча премьер-министрның шәхси хуҗалыкларда терлекләр һәм кошлар санына чикләүләр кертү  турындагы  күрсәтмәсе күп бәхәсләр тудырды. Бигрәк тә матбугат чыганакларында аны нык тикшерделәр.2009 елда ук Ставрополь крае депутатлары «Шәхси хуҗалыклар турында»гы федераль законга шундый чикләүләр билгеләү  буенча үзгәрешләр кертүне тәкъдим иткән булган.  Моны алар авыл кешесенең үз хуҗалыкларын киңәйтеп күршеләренә  уңайсызлыклар тудыру белән аңлаткан. Республикада  авыл җирендә яшәүчеләрнең эшчәнлеген киңәйтү курсын алган  Татарстан бу инициативаны якламый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International