13 сентябрь – «Авангард»та бәйрәм

2015 елның 11 сентябре, җомга
Бу ялда республика өчен мөһим сәяси вакыйга гына түгел, ә бәйрәм дә әле.
Иртәнге тугызда гомум шәһәр зарядкасына «Авангард» стадионына килегез. Шулай ук монда мини-футбол буенча мәктәп укучылары арасында турнир үткәрелә. 15 сәгатьтә тантаналы төстә җәй белән хушлашабыз. Төп катнашучылар сез буласыз, яшел үзәнлеләр. Бакчагызда үскән ташкабак, тәмле кайнатмагыз булса, алып килегез. Казанда пылау да пешәчәк. Ә инде үзебезнекеләр һәм чакырылган артистлар катнашында концерт, фейерверк атып, кичке унда тәмамланачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International