2015 елның 13 сентябре – бердәм тавыш бирү көне. Бу көнне барлык татарстанлылар Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле вәкиллекле органнарга депутатлар сайлый. Зур күпчелек Татарстан алып барган сәясәтне яклый һәм, әлбәттә инде, берсүзсез сайлауга барачагын белдерә. Әмма ни өчен бара – һәркемнең үз фикере.
Әлфия Мирхәйдәрова, Бөтендөнья Татар конгрессының Яшел Үзән филиалы җитәкчесе:
– Мин татар милләтенең тавышы кирәктер дип уйлыйм. Тавыш бирү – ул үзеңнең дөньяда барлыгыңны белдерү. Димәк, син яшисең, син әле кирәк, сиңа барыбер түгел. Иң акыллы, иң зыялы кешеләрне сайлау мөмкинлеге ул. Һәрхәлдә, сайлауга барып, тавышымны бирәчәкмен.