Фельдшерыбызны бик яратабыз

2015 елның 12 сентябре, шимбә
Замана алга таба барган саен авыллар да төзекләнә, матурая. Авыл җирендә дә шәһәрдәгедән ким яшәмиләр. Халык туган җиренең һәм суының тәмен белә башлады хәзер. Әмма авылларда эш булмау сәбәпле, халык санының кимүе генә хезмәт күрсәтүче оешмаларның яшәп калу-калмавын кыл өстенә куйды. Күбесе шул халык санына карап берләштерелде дә инде. Ул бигрәк тә мәктәпләргә һәм медицина учреждениеләренә нык кагылды, кызганычка.

Шуңа карамастан, һәр авылга хезмәт күрсәтелә. Менә шулай Тау Иле авылында яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтүче фельдшер Венера Гайнуллинаны авыл халкы бик якын итә. Чөнки кешелекле, ярдәмчел, грамоталы һәм шәфкатьле медицина хезмәткәре ул. Һөнәрен яратканга халык хөрмәтен яулый алган.
– Авылда фельдшер иң кирәкле һөнәр иясе, – дип сөйли Тау Илендә яшәүче Рушания Кадыйрова. – Ул безнең өчен табиб та, шәфкать туташы да, киңәшче дә, хәл белүче дә. Венера ханым кемнең нинди авыру белән интегүен, нинди дару эчүен барысын да яттан белә. Шуңа күрә без аны көтеп алабыз, һәр киңәшен үтәргә тырышабыз. Дөнья булгач, төрле хәлләр була бит, авырырга да туры килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International