«Халык участковые»н сайлагыз

2015 елның 19 сентябре, шимбә
11 сентябрьдән Яшел Үзәндә Россия Эчке эшләр министрлыгы уздырган “Халык участковые” Бөтенроссия бәйгесе өченче тапкыр старт алды. Иң яхшы участковыйны гражданнар Интернетта тавыш бирү юлы белән сайлый. Бу хезмәткәрләрнең эшен бәяләүнең иң әйбәт ысулы.

Бүгенге көндә Яшел Үзән муниципаль районында 54 участок уполномоченные хезмәт итә. Алар халык белән тәүлек буе эшли. Бу елның 8 аенда әлеге участковыйлар 198 җинаять ачты, 2 меңгә якын хокук бозу очрагын ачыклады.

Бәйгедә катнашкан участковыйларның анкеталары Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән Интернет-сайтында бирелгән: http://mvd-zeldol.ru. Әлеге сайтка кереп теләгән кеше үзенә охшаган участковый өчен тавыш бирә ала. Конкурсантларны район дәрәҗәсендә сайлау 20 сентябрьдә тәмамлана. Участок инспекторлары белән аралашу телефоны: 4-32-63.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International