Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә рәхим итегез!

2015 елның 19 сентябре, шимбә
Яшел Үзәндә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Авыл халкы иртә яздан тырышып, тир түгеп үстергән яшелчәне, итне, сөт продукциясен биредә табарга мөмкин.

Ярминкәләр һәр шимбә колхоз һәм Мирный базарында, «Яңа Тура» комплексы территория­сендә иртәнге сигездә башлана. Авыл хуҗалыгы продукцияләренең хакы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим иткән, халыкны канәгатьләндерерлек бәяләр буенча куелган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International