Зур сәхнәдә тагын безнеке

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе
Россия телеканалында «Главная сцена» дигән грандиоз музыкаль шоу бара. Әлеге популяр конкурсның жюри составы да абруйлы музыкант-җырчылардан тора. Алардан бәя алу яшьләргә киләчәккә юл ачарга мөмкин.

Безнең Яшел Үзәннән анда якташыбыз Данил Буранов катнашып, иң югары бәяне – жюри әгъзаларыннан дүрт ныклы «әйе»сенә лаек булды. Данил Буранов «18+PROJEKT» кавер группасы солисты буларак чыгыш ясап, «Россия1» телеканалы проектының ярымфиналына узды. Афәрин!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International