Яшел Үзән конструкторлар бюросы сейсмик разведка өчен тримаран проектын тәкъдим итте

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе
“Яшел Үзән проект-конструкторлар бюросы” ачык акционерлар оешмасы сейсмик разведка, диңгез акваторияләрендәге углеводород ятмаларын табу өчен, “Россиянин” тримаран проектын тәкъдим итте.

Яңа судноның моделе Санкт – Петербургта “Нева” күргәзмәсендә күрсәтелде. Бу класстагы суднолар разведка-эзләү, тикшерү һәм Дөнья океаны диңгезләрендә нефть-газ ятмаларын эзләп табу максатларында кулланыла. (Сейсмология – геологиядә җир кабыгындагы тирбәнешләрне өйрәнү бүлеге). Күптән түгел әлеге бюроның Арктиканы, контенинталь шельфын өйрәнү һәм үстерүгә юнәлдерелгән фәнни-техник һәм инновацион эшләнүләр конкурсында лауреат исеменә лаек булган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International