Яшел Үзән шәһәр Советының башкарма комитеты бетерелде

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе
Шәһәр Советының 27 сентябрьдә булган өченче сессиясе депутатлары шундый карар кабул итте.

Сер түгел, барлык мөһим карарларның күпчелеге район дәрәҗәсендә кабул ителә иде. Шәһәр Советы депутатлары еш кына икенче урында калды.

Сессия шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Александр Кияшконың үз теләге белән эштән китү турында гаризасын канәгатьләндерде.

Башкарма комитетын бетерү процедурасы киләсе елның 31 мартына кадәр төгәлләнергә тиеш. Эш күп: ликвидацион балансны төзү, кредиторлар белән исәп-хисапны өзү, милекне тапшыру һәм башкалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International