Тавыш бирү башлана

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе
Газетабыз сайтында «Көзге муллык» фотобәйгесенә бүген 16 сәгатьтә тавыш бирә башлыйбыз. Иң күп тавыш җыючыны редакция бүләге көтә.

Тавыш бирү исә 5 октябрьдә төгәл 10 сәгатьтә туктатыла. Тагын шунысын да искәртәсебез килә: ялган юл белән тавышлар санын арттыручылар фотобәйгедән төшереп калдырыла.
Фотобәйгенең монысы аеруча популяр булды, бәйгедә катнашучыларның барысына да рәхмәтләребезне җиткерәбез һәм киләсе бәйгеләрдә дә актив катнашырсыз, дип ышанабыз. Ә киләсе бәйге “ Тәрәз төбем” дип атала. Кемнәрнең тәрәз төпләрендә иң матур гөлләр үсә?! Фотоларыгызны көтеп калабыз.
«Яшел Үзән»гә язылу бәясе – 522 сум.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International