Яңартылган завод тарихы музее артындагы ташландык бушлыкны төзекләндереп, бик матур яшел зона ясарга булдылар. Биредәге үсентеләрне утыртуда Горький исемендәге завод директоры Ринат Мистахов, Яшел Үзән район башлыгы Александр Тыгин, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев, Яшел Үзән машина төзү заводы директоры Иван Соловцов һәм хезмәт коллективы вәкилләре катнашты.