Александр Тыгин: "Халкымның тормышын яхшырту өчен бөтен көчемне куярга ант итәм!"

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе
Яшел Үзән муниципаль район башлыгын барлык 25 муниципаль берәмлекләрдән депутатлар сайлады. Өченче чакырылыш район Советының беренче сессиясендә 48 депутатның 46сы катнашты. Совет составында өч партия - "Бердәм Россия", "Гадел Россия" һәм КПРФ фракциясе формалашты.

Район башлыгы постына бердәнбер кандидатны депутатларның зур күпчелеге хуплады.

"Бердәм Россия" фракциясе Яшел Үзән муниципаль район башлыгы постына 16нчы шәһәр округы депутаты Александр Тыгинны тәкъдим итте. Бердәм россиялеләрне КПРФ әгъзалары да яклап чыкты.

- Хакимияткә нәкъ менә Александр Васильевич килгәч, инфраструктура яхшы темплар белән үсте, - диде ЯҮМР Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Валентин Кострин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International