Ул билгеләп үткәнчә, быел авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен катлаулы ел булды. «Кызганычка каршы, 5 ел рәттән һава шартлары өметләребезне акламады. Шуңа да карамастан, без 3,5 млн. тонна ашлык, 2 млн. тонна шикәр чөгендере, 1,5 млн. тонна бәрәңге, 1,8 млн. тонна сөт алдык. Бу авыл хезмәтчәннәренең бик зур хезмәте», - дип белдерде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов һәр агросәнәгать хезмәткәренә, шулай ук Татарстан Республикасы шәһәрләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештыруда катнашучы авыл кешеләренә рәхмәт белдерде.
«Барлык бу сәяси ситуацияләр халыкны продуктлар белән тәэмин итү буенча билгеле бер катлаулыкларга китерде. Бүгенге катлаулы шартларда без Татарстанның үз кешеләрен югары сыйфатлы продукция белән тәэмин итә алуын исбатладык. Бүген безнең республика азык-төлек продуктларын кулланудан артык җитештерә. Һәм бу тәҗрибәне башка регионнарга да таратырга кирәк», - диде Татарстан Президенты.
Татарстан Республикасы Президенты тармак ветераннарына аерым рәхмәт белдерде.
«Бүген булган һәр нәрсәбез нигезен безнең ветераннар салган. Күпләре арабыздан китте дә инде. Алар салган базада без конкурент өстенлекләргә ирешә алабыз. Татарстан бүген Россиянең сәнәгать һәм индустриаль үзәге генә түгел, ул авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрнең иң эресе дә», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары Татарстан Республикасы Президенты республиканың аеруча уңышларга ирешкән агросәнәгать хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.