Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Күбрәк түләгәндә капремонт тизрәк ясала
2015 елның 11 октябре, якшәмбе
айон территориясендә 2014 елдан башлап күп катлы йортларга капиталь ремонт ясау буенча озак вакытлы программа гамәлгә ашырылып килә. Ул 2043 елга кадәр исәпләнгән. Аны гамәлгә ашыру буенча ел саен план раслана. Заказчысы – республика капиталь ремонт фонды.
– Хәзерге вакытта планлаштырылган чаралар үтәлде, – дип сөйли ТКХ департаменты җитәкчесе Олег Анисимов. – Дәүләт торак инспекциясе (ГЖИ) ремонт ясалган 5 йортны кабул итеп алды, калганнарында кимчелекләр бетерелә. Мәсәлән, 2 йортта түбәдә эшләр бетерелмәгән һәм башка вак-төякләр бар. Боларның барысын да без 15 октябрьгә кадәр төгәлләячәкбез. Төп игътибар башкарылган эшләр актын тутыруга бирелә. Чөнки алардан башка ГЖИ йортны кабул итми. Шул ук вакытта 2016 елга да план әзерләнгән.
2015 елда капиталь ремонт өчен лимит 235,3 млн сум белән билгеләнгән (27 йорт, 92,05 мең квадрат метр, 4335 яшәүче) булган. Нәтиҗәдә шушы акчага 24 күпкатлы йортта 26 квадрат метрда түбә ремонтланган, 12сендә 26 квадрат метрда җылылык үткәрелгән һәм башкалар.
Ә инде территорияләргә килгәндә, акча түбәндәгечә бүленгән: Яшел Үзән – 201,7 млн сум, 17 йорт; Васильево – 20,3 млн сум, 4 йорт; Әйшә – 8,4 млн сум, 6 йорт, Карамалы Тау – 4,8 млн сум, 1 йорт.
– 2016 елга билгеләнгән лимит шул ук принцип, милек хуҗалары, ягъни йортларда яшәүчеләрдән җыелган акчага карап бүленәчәк, – дип сүзен дәвам итә Олег Анисимов. – Алданрак һәм күбрәк түләүчеләр капремонтка тизрәк исәп тота алалар. Шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрдә бурычлар булмаска тиеш. Кызганычка, әлегә кадәр республика еллык лимитны милек хуҗаларының җыйган акчасына пропорциональ рәвештә түгел, ә республика күләменнән чыгып бүлеп бирә. Мондый тәкъдим белән без ярашлы закон әзерләнгәндә үк чыккан идек. Шулай булганда гына перспективада район торак фондын норматив хәлгә китереп булыр иде һәм яшәүчеләр дә бездән шуны көтә.
Олег Анисимов билгеләвенчә, федераль закон буенча милек хуҗаларыннан 504,2 млн сум җыелган. Җыелган акча дәүләт тарафыннан билгеләнгән региональ операторларда саклана. Һәм ул шулай булырга тиеш тә. Кызганычка, кайбер ТСЖлар җыелган акчаны вак коммерция банкларында саклый. Әйтик, Яшел Үзәндә шундый 38 ТСЖ бар. Хәзерге вакытта алар белән аңлату эшләре алып барыла, чөнки бу ТСЖга кергән йортларның киләчәктә капиталь ремонтсыз калулары бар.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Яшел Үзәндә балаларны яклау көненә багышланган чара узды
И.м. Галиев исемендәге мәдәният үзәге мәйданында Горькийны балалар өчен төзелеш буенча мастер-класслар, Күңелле уеннар, иҗади дәресләр әзерләгәннәр.
Раифа Богородица ирләр монастыренда балалар бәйрәме узды
Яшь кунаклар өчен мастер-класслар, ярминкәләр, күңелле уеннар һәм конкурслар әзерләнде. Иҗат коллективлары бай эчтәлекле концерт программасы тәкъдим иттеләр.
1
июнь, 2026 ел
Татарстан Росреестры балалар катнашында күчемсез милек белән килешүләр төзегәндә закон таләпләрен аңлатты
Халыкара балаларны яклау көнендә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә балигъ булмаганнар катнашында килешүләр төзү мәсьәләләре буенча кайнар линия узды. Аны үткәрү нәтиҗәләре буенча мондый килешүләрдә исәпкә алырга кирәк булган төп моментларга игътибар итәбез.
Балалар сәламәтлеген саклау атнасы. (1 июньгә - балаларны яклау көненә)
Нәселдән килгән һәм тумыштан килгән авыруларны иртә ачыклау максатларында Россия Федерациясендә пренаталь һәм неонаталь скрининглар үткәрелә, алар авыруларны вакытында диагностикаларга һәм дәвалауны башларга мөмкинлек бирә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз