Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Көзге юл автомобильчегә дә, җәяүлегә дә куркыныч
2015 елның 11 октябре, якшәмбе
Җәяүлеләр катнашында чыккан юл-транспорт травматизмы торышы быел җитди борчу уята. 2015 елның 8 аенда гына да 40 очрак теркәлеп, 4 кешенең гомере өзелсә, 39ы төрле җәрәхәтләргә дучар ителгән. Җәяүлеләр чыга торган урында 4 бәрдерү очрагы булып, аларда 5 кеше җәрәхәтләнгән.
1 октябрьдән алып 10 октябрьгә кадәр Яшел Үзәндә «Җәяүлеләр юлы» кисәтү чарасы уздырыла. Бу чорда җәяүлеләр катнашында ДТПларны булдырмау буенча эш алып барыла.
– Статистикага караганда, октябрь һәм ноябрь айлары иң куркыныч вакыт булып санала, – дип аңлата бу уңайдан ЮХИДИ бүлеге инспекторы Юлия Леонтьева. – Чөнки бу чорда көн кыскара, төнге караңгылык озыная. Шул сәбәпле җәяүлеләргә төнге вакытта яктылык биреп торучы элементлар кертелгән киемнәр сайларга яисә браслетлар тагып йөрергә кирәк.
Автомобиль фарасы яктылыгы ерак булганда, яктылык кайтаручы элементлы кием кимәгән җәяүлене 100 метр ераклыктан күреп булса, яктырткыч элементлы җәяүле 350 метрдан да күренеп тора. Бу очракта җәяүленең машина тәгәрмәче астына эләгү куркынычы күпкә кими.
– Бер мисал китереп узам, – дип сүзен дәвам итә инспектор. – 12 сентябрьдә кичке җиделәрдән соң Васильевоның Подстанция урамында «Лада-211440» автомобилен йөртүче 28 яшьлек ир юл кырыеннан барган 28 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Җәяүленең киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган. ДТПда җәяүле бик җитди җәрәхәтләнүләр алып, кома хәлендә дәваханәгә озатылган. Әмма ул анда аңына да килә алмыйча 29 сентябрьдә үлгән.
Юл йөрү кагыйдәләре буенча хәзер җәяүлеләр караңгы вакытта киемнәренә яктылык кайтаручы элементлар тагарга яисә браслетлар кияргә тиеш булуларын онытмасыннар иде. Әлбәттә, машина йөртүчеләр үзләре дә җәяүлеләр юл чыга торган урыннарда тизлек режимын сакласалар, бәла-каза чыкмас.
Әлфия Зыякаева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Яшел Үзәндә балаларны яклау көненә багышланган чара узды
И.м. Галиев исемендәге мәдәният үзәге мәйданында Горькийны балалар өчен төзелеш буенча мастер-класслар, Күңелле уеннар, иҗади дәресләр әзерләгәннәр.
Раифа Богородица ирләр монастыренда балалар бәйрәме узды
Яшь кунаклар өчен мастер-класслар, ярминкәләр, күңелле уеннар һәм конкурслар әзерләнде. Иҗат коллективлары бай эчтәлекле концерт программасы тәкъдим иттеләр.
1
июнь, 2026 ел
Татарстан Росреестры балалар катнашында күчемсез милек белән килешүләр төзегәндә закон таләпләрен аңлатты
Халыкара балаларны яклау көнендә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә балигъ булмаганнар катнашында килешүләр төзү мәсьәләләре буенча кайнар линия узды. Аны үткәрү нәтиҗәләре буенча мондый килешүләрдә исәпкә алырга кирәк булган төп моментларга игътибар итәбез.
Балалар сәламәтлеген саклау атнасы. (1 июньгә - балаларны яклау көненә)
Нәселдән килгән һәм тумыштан килгән авыруларны иртә ачыклау максатларында Россия Федерациясендә пренаталь һәм неонаталь скрининглар үткәрелә, алар авыруларны вакытында диагностикаларга һәм дәвалауны башларга мөмкинлек бирә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз