Өч авылга бер фельдшер

2015 елның 11 октябре, якшәмбе
Безнең авыл кебек кечкенә авылларда медпунктларны бетерделәр. Ә бит авыл тулы өлкән яшьтәгеләр, аларның барысына да медицина ярдәме кирәк.

Безгә Танай килене Илсөяр Уразова атнага ике тапкыр килеп, ярдәм итеп китә. Бүтән көннәрдә Рус Әҗәлендә авыруларны кабул итә. Каты авыруларга һәр көнне килеп тә тиешле ярдәмне күрсәтә. Аның бар теләге – авыруга ничек тә булышу. Җәй көне бигрәк тә яхшы, велосипедына утырып килә. Юллар яхшы хәзер, өч чакрымны уйлап та тормый. Өендә дә мәшәкатьләр җитәрлек, каенанасы бик булыша. «Ул булмаса, бик авырга туры килер иде!» – ди Илсөяр үзе.
Без – авыл халкы – аның эшеннән канәгать. Тәҗрибәсе зур, барысы да белә. Без аңа үзенә дә исәнлек-саулык телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International