Заводта тормыш кайнап тора

2015 елның 11 октябре, якшәмбе
Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводта «Электр белән эретеп ябыштыручы» конкурсы уздырылу белән бергә тагын истәлекле ике вакыйга булды.

Төзекләндерелгән завод музее янындагы буш территориядә Корнилов көне (агачлар утырту көне) һәм предприятиенең 120 еллык юбилеена багыш­ланган чаралар кысасында агач үсентеләре утыртылды. Бу чара митингтан башланды.
– Матур көн, әбиләр чуагы, утыртылган агачлар тиз алынып китәр, – диде, митингта катнашучыларны сәламләп, район башлыгы Александр Тыгин. – Шәһәрне, заводны яшелләндерү – бик әйбәт идея. Мин бик теләп кушылам.
Агач утыртуда район башлыгыннан тыш ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев, завод­ның генераль директоры Ренат Мистахов, завод коллективы катнашты.
Шулай итеп, завод территориясендә дә бик матур яшел аллея барлыкка килде. Теләк кенә булсын, барысы да тормышка аша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International