Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Энгель Фәттахов: Яхшы укытучыларсыз белем бирү сыйфатын күтәрә алмаячакбыз
2015 елның 11 октябре, якшәмбе
Бүген илебез җитәкчелеге төп өч һөнәрне иң мөһим дип саный: укытучы, табиб һәм хәрби. Миңа калса, күпләр моның белән килешә. Дүшәмбе халкыбыз әнә шундый кирәкле һөнәр ияләре – Укытучылар көнен билгеләп үтте.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында «Мәгариф» илкүләм өстенлекле проекты кысаларында республиканың иң яхшы укытучыларын бүләкләү тантанасы уздырылды. Педагогларны, елдагыча, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үзе котлады.
Ул искәртеп узганча, быел проектта 250 педагог катнашкан. Шуларның 26сы Россия Федерациясе дәрәҗәсендә, 39ы Татарстан Республикасы дәрәҗәсендә җиңүче дип табылган.
ТР мәгариф һәм фән министры мөхтәрәм кунакларны сәламләп, аларны якынлашып килгән Укытучылар көне һәм конкурста җиңүләре белән тәбрикләде.
– Татарстан Республикасының киләчәген мәгариф системасы, белем бирү сыйфаты билгели. Шуңа бәйле рәвештә, бу тармакка аерым игътибар юнәлтелә, зур күләмдә акча бүлеп бирелә, балалар бакчалары төзелә, мәктәпләр капиталь төзекләндерелә, ресурс үзәкләре булдырыла. Әмма уку йортлары нинди генә алдынгы технологияләр, матди-техник база белән тәэмин ителмәсен, яхшы укытучыларсыз белем бирү сыйфатын күтәрә алмаячакбыз, – диде Энгель Фәттахов укытучы һөнәренең мөһимлеген ассызыклап.
Шушы җиңүче укытучылар арасында Яшел Үзәннән ике – 1нче лицейдан информатика укытучысы Наталья Серякова һәм 10нчы гимназиядән татар теле укытучысы Миләүшә Нәҗметдинова кебек мактаулы укытучылар булу да зур дәрәҗә.
Фотодан елмаеп торучы бу сөйкемле ханым – 10нчы гимназиядә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Миләүшә Нәҗметдинова. 22 елдан бирле шушы гимназиядә татар теле һәм әдәбиятын укыта, 19 ел директор урынбасары. Аның эшчәнлеге газета укучыларыбызга яхшы таныш, без аны милләтебезнең чын кызы дип атыйбыз. Шунысы куандыра: 2014-2015 уку елында Миләүшә Лотфулловна белем биргән Анна Зәйнетдинова татар теле буенча фән олимпиадасында республика күләмендә I урынга лаек булган иде. Ана теле мари теле булган Аннаның татар теленнән шундый зур дәрәҗәгә ирешүендә Миләүшә Лотфулловнаның өлеше әйтеп бетергесез зур һәм бу аларның уртак җиңүе, билгеле.
Дүшәмбе киңәшмәсендә шулай ук шәһәребезнең бер төркем иң лаеклы укытучылары һәм тәрбиячеләре билгеләнде.
Людмила Коновалова «РФнең мактаулы гомуми белем бирү хезмәткәре» исеменә лаек булды. РФ Фән һәм мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән Ольга Клементьева (9нчы лицей), Ирина Алексеева (1нче лицей), Ольга Мартышина (ЯҮМР мәктәптән тыш эшләр үзәге) һәм Флюра Вафина (31нче балалар бакчасы) бүләкләнде. Котлыйбыз.
Гүзәл Минһаҗева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Яшел Үзәндә балаларны яклау көненә багышланган чара узды
И.м. Галиев исемендәге мәдәният үзәге мәйданында Горькийны балалар өчен төзелеш буенча мастер-класслар, Күңелле уеннар, иҗади дәресләр әзерләгәннәр.
Раифа Богородица ирләр монастыренда балалар бәйрәме узды
Яшь кунаклар өчен мастер-класслар, ярминкәләр, күңелле уеннар һәм конкурслар әзерләнде. Иҗат коллективлары бай эчтәлекле концерт программасы тәкъдим иттеләр.
1
июнь, 2026 ел
Татарстан Росреестры балалар катнашында күчемсез милек белән килешүләр төзегәндә закон таләпләрен аңлатты
Халыкара балаларны яклау көнендә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә балигъ булмаганнар катнашында килешүләр төзү мәсьәләләре буенча кайнар линия узды. Аны үткәрү нәтиҗәләре буенча мондый килешүләрдә исәпкә алырга кирәк булган төп моментларга игътибар итәбез.
Балалар сәламәтлеген саклау атнасы. (1 июньгә - балаларны яклау көненә)
Нәселдән килгән һәм тумыштан килгән авыруларны иртә ачыклау максатларында Россия Федерациясендә пренаталь һәм неонаталь скрининглар үткәрелә, алар авыруларны вакытында диагностикаларга һәм дәвалауны башларга мөмкинлек бирә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз