Олы Ачасырда Ат улагы төзекләндерелде

2015 елның 24 октябре, шимбә
Олы Ачасырны чишмәләр иле дип атыйлар. Биредә чишмәләрне төзекләндерүгә бик зур игътибар бирелә.

Авыл башлыгы булып Роза ханым Нургалиева булган чагында районда беренче тапкыр Чишмә бәйрәме уздырыла башлады. Аны уздыруга районыбызның данлыклы хәйриячесе Әнвәр Миңнуллин да бик зур ярдәм күрсәтте һәм күрсәтеп килә. Әлеге күркәм бәйрәмне хәзер районның барлык авыллары күтәреп алды.

Олы Ачасырда Лилия чишмәсе (Бәйрәш), Күҗәмкә чишмәләре төзек, заманча итеп чишмә йортлары да булдырылган.

Бу көннәрдә авылның иң мул сулы Ат улагы чишмәсе дә төзекләндерелде. Чишмә йорты дизайны аның исеменә бик туры килеп тора сыман.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International