Яшел үзәнлеләр Сочидан көмеш медаль белән кайтты

2015 елның 24 октябре, шимбә
Яшел Үзән туристлары Бөтенроссия яшьләр спорт туризмы фестивалендә көмеш бүләкләргә лаек булып, үзләренең югары дәрәҗәдәге әзерлекләрен тагын бер кат исбат иттеләр.

Республикабыз командасын Сочидагы фестивальгә Идел буе федераль округы беренчелеге ярышларында җиңүче булганнары өчен чакырганнар иде. Әлеге җыелма командада 13 яшел үзәнле дә бар. ДЮСШ-6 “Бригантина” спортсменнарын тренерлар Мәдинә Исламгәрәева, Геннадий Иванов һәм Леонид Петров әзерләде. Җиңү өчен җиде региональ команда һәм Сочидан алты көрәште. Яшел Үзәнлеләр су һәм велосипед ярышларында катнашып беренче урынны яуладылар. Велосипедчылар: Эдуард Гәрәфиев, Валентина Винокурова, Марат Зиатдинов, Виталий Максимов һәм сучылар: Гәзиз Мифтахов, Данил Кәримуллин, Данис Коновалов, Тимер Сабиров, Илнар Сәйрәнов, Рөстәм Сибгатуллин РФ спорт министры Виталий Мутко кулы куелган грамоталар алдылар. Ә татарстанлылар тагын конкурс программаларының “команда чыгышы” һәм “пешекчеләр бәйгесе” номинацияләре буенча җиңүчеләр булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International