Яшел Үзәндә наркоманиягә каршы яңа акция бара

2015 елның 24 октябре, шимбә
Наркоконтроль хезмәткәрләре “Балаңның күзенә кара” акциясе кысасында уку йортларында ата-аналар белән очрашулар уздыра.

Өлкән орперуполномоченный Светлана Крылова Яшел Үзән районара бүлегендә ачылган җинаятьләр мисалында наркотикларның законсыз әйләнешенең нинди нәтиҗәләргә китерүе турында сөйләде. Наркотикларга бәйлелек булдырмау өчен нинди саклык чаралары күрергә кирәклеге турында да әйтелде.

Акциянең максаты – ата-аналарда һәм балаларда наркотикларга каршы торучанлык булдыру.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International