Яшел Үзән заводы “РФ Оброна министрлыгының инновацияләр көне” халыкара күргәзмәсендә катнашты

2015 елның 24 октябре, шимбә
“А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” җәмгыяте Мәскәү өлкәсенең Кубинка шәһәрендә узган “Россия Федерациясе Оборона министрлыгының инновацияләр көне” халыкара күргәзмәсендә катнашты.

Яшел Үзән заводы хәрби билгеләнештәге яңа проект корабльләрне – “Гепард – 3.9”, “Торнадо”ны тәкъдир итте. Моннан кала күргәзмәгә шулай ук А145 проектындагы пассажир суднолары куелган иде. Халыкара күргәзмә перспективалы идеяләр һәм Россия сәнәгатенең эшләнмәләрен демонстрацияләү өчен нәтиҗәле мәйдан булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International