Марат Әхмәтов Татарстан фермерлары белән очраша

2015 елның 24 октябре, шимбә
2015 елның 29 октябрендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры “Бизнес һәм власть : ачыктан-ачык сөйләшү” проекты кысаларында эшмәкәрләр белән очраша. Эшмәкәрләр министр белән берлектә проблемалар һәм хәл ителергә тиешле мәсьәләләр турында сөйләшәчәк. Очрашуны Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы эшмәкәрләрнең хокукын яклау буенча вәкил е Тимур Ногуманов оештыра. Бизнес вәкилләре әлеге очрашуга 2015 елның 26 октябренә кадәр теркәлергә тиеш.

Марат Әхмәтовка сорауларны бирү өчен эшмәкәр бизнес-власть.рф сайтында теркәлергә яки заявканы RT@ombudsmabiz.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.

“Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү” проекты 2014 елдан бирле эшли, барлыгы 16 очрашу үткәрелде.

Проектлар координаторлары белән элемтәгә керү өчен телефон: 8(843) 203-44-17.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International