Никах теркәү гаризаcын электрон ТР дәүләт хезмәтләре порталында бирергә була

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре uslugi.tatarstan.ru Порталында никах теркәү гаризасын бирү яңартылды. Элегрәк порталдан никах теркәү көнен броньларга гына була иде. Заявка биргәннән соң, яшь парларга ГХАТ бүлегенә килеп, үз ниятләрен раслау өчен кәгазь экземпляра имзаларын куярга тиеш иделәр.
Хәзер әлеге хезмәт тулысынча электрон: яңа версия вакытны сайларга мөмкинлек бирә, дәүләт пошлинасын түләргә, гаризаны тулысынча электрон рәвештә бирергә һәм ГХАТ бүлегенә килеп кәгазь экземплярга имза куюның кирәклеге бетә. Әмма моның өчен кулланучыга электрон имза булдырырга кирәк.
Әлеге электрон имзаны өйдән чыкмыйча гына булдырып була. Моның өчен gosuslugi.ru Россия Федерациясе Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә кирәк, кирәкле мәгълүматны (фамилияне, исемне, әтисенең исемен, паспорт мәгълүматларын һәм СНИЛС) тутырырга һәм кертелгән мәгълүматларне федераль миграция хезмәте һәм ПЕНСИЯ фонды базасыннан автоматик тикшергәнне көтәргә кирәк. Кагыйдә буларак, бөтен теркәү процедурасы 20 минут артык түгел. РФ дәүләт хезмәтләре порталындагы логин һәм пароль гади электрон имза булып торачак.
Гариза бирү өчен кияү яки кәләшкә РФ дәүләт хезмәтләре порталындагы логин һәм пароль ярдәмендә, Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында авторизоция үтәргә һәм гаризаның үз өлешен тутырырга кирәк булачак. Шуннан соң гариза өстәмә кертү өчен икенче мөрәҗәгать итүченең шәхси кабинетына җибәреләчәк. Аннары, сайлап алынган вакыт һәм гаризадагы мәгълүматларне үзара исбатлау, шулай ук дәүләт пошлинасын түләгәннән соң, гариза сайланган ГХАТ бүлегенә тапшырылаячак. Җавап кияү һәм кәләшнең Татарстан дәүләт хезмәтләре Порталындагы шәхси кабинетларына киләсе эш көне дәвамында киләчәк.
Әйтергә кирәк, моннан алдагы версия эшен шулай ук дәвам итәчәк: вакытны сайлап алу мөмкинлеге, дәүләт пошлинасын түләү һәм никах теркәү гаризасын алдан җибәрү мөмкинлеге порталда саклана. Шуннан, алдан бирелгән гаризаны ГХАТ бүлеге хуплаганнан соң, кияү һәм кәләшкә сайланган ГХАТ бүлегенә килеп, бер ай да ике көннән соңга калмыйча кәгазь гаризага кул куярга кирәк.
Никахлашуга гариза бирү – Татарстан дәүләт хезмәтләр порталында гариза бирүчеләр арасында иң популяр, 2015 елның 9 ай эчендә 22,8 мең дән артык гариза бирелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International