Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Юл чишелеше бөкеләрдән коткара
2015 елның 31 октябре, шимбә
Узган атнада Йошкар-Ола – Яшел Үзән автомобиль юлының 115нче чакрымында юл чишелеше ачылды. Яңа юлны ачу тантанасында Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, «Волго-Вятскуправтодор» идарәсе башлыгы Илдар Минһаҗев һәм башкалар катнашты.
– Юл төзүчеләр өчен зур бәйрәм. Бу объект республиканың подрядчы оешмасы ярдәмендә төзелде. Әлеге юл чишелеше федераль юл өчен бик тә кирәк, чөнки бу боҗра юл машинада йөрүчеләр өчен куркыныч һәм җайсыз иде, – ди Роман Старовойт бәйрәм сәламләвендә.
Илдар Халиков исә Федераль юл агентлыгы җитәкчесенә Татарстанда республикага гына түгел, ә илебез өчен дә кирәкле булган юл объектлары төзергә мөмкинлек тудырганы өчен рәхмәтен җиткерде.
– Бу шәһәр янындагы бик тә проблемалы юл иде. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен әлеге юл чишелеше бик тә кирәк. Татарстан юлчылары һәрвакыт эшен җиренә җиткереп башкарды һәм без яңа биеклекләр яуларга әзер. Мин эш барышының һәр этабын күзәтеп тордым. Юлчылар яңгырлы, карлы көннәрдә дә бертуктамый эшләде, афәрин, – диде ул.
Федераль бюджеттан 679 млн сумга төшкән әлеге юл Европа стандартларына туры килә һәм ике ел эчендә төзелә. Аның озынлыгы ике чакрымга якын тәшкил итә. Шунысы сөендерә: хәзер биредә бөкеләр юк. «120 эшче өч сменада эшләде, 80 берәмлек техника тавышы тынып тормады. Барлык таләпләрне дә җиренә җиткердек, эшчеләрнең барысы да чын профессионал, коллектив белән горурланабыз, ышанычны аклый алганбыз икән, без моңа бик шат», – ди «ПСО-Казан» подряд төзелеш оешмасы генераль директор урынбасары Әсхәт Нигъмәтуллин.
Премьер-министр сүзләренә караганда, соңгы елларда Казан һәм шәһәр яны зоналары үсә, матурлана һәм шуңа да бу юл хәрәкәтендә кыенлыклар еш була. Россиянең Транспорт министрлыгына һәм Росавтодорга чыгымнарны каплаганнары һәм әлеге проектны кыска вакыт эчендә тормышка ашырганнары өчен рәхмәт. Республикага ярдәм моның белән генә бетми. 2017 елга кадәр Казан – Яр Чаллы трасса төзелешен тәмамларга кирәк. Киләсе елга да, бюджетны кысрыклауга карамастан, алда торган юл объектлары эшләнәчәк. Татарстандагы федераль юлларны төзекләндерү 6 млрд сумга төшәчәк. Төп юнәлеш – «Волга» М7 трассасы, аңа реконструкция ясалачак.
Ирешкән уңышлары, юл төзелешенә керткән өлешләре, тырыш хезмәтләре өчен иң яхшы төзүчеләргә ТР Министрлар кабинетының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Ә юл төзүчеләр мондый бүләккә лаек.
Шөкер, юлларыбыз тигез, көзге кебек ялтырап тора, замана таләпләренә туры килә. Аварияләрдән, хәвеф-хәтәрдән генә саклана күрик.
Алия Гаязова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Яшел Үзәндә балаларны яклау көненә багышланган чара узды
И.м. Галиев исемендәге мәдәният үзәге мәйданында Горькийны балалар өчен төзелеш буенча мастер-класслар, Күңелле уеннар, иҗади дәресләр әзерләгәннәр.
Раифа Богородица ирләр монастыренда балалар бәйрәме узды
Яшь кунаклар өчен мастер-класслар, ярминкәләр, күңелле уеннар һәм конкурслар әзерләнде. Иҗат коллективлары бай эчтәлекле концерт программасы тәкъдим иттеләр.
1
июнь, 2026 ел
Татарстан Росреестры балалар катнашында күчемсез милек белән килешүләр төзегәндә закон таләпләрен аңлатты
Халыкара балаларны яклау көнендә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә балигъ булмаганнар катнашында килешүләр төзү мәсьәләләре буенча кайнар линия узды. Аны үткәрү нәтиҗәләре буенча мондый килешүләрдә исәпкә алырга кирәк булган төп моментларга игътибар итәбез.
Балалар сәламәтлеген саклау атнасы. (1 июньгә - балаларны яклау көненә)
Нәселдән килгән һәм тумыштан килгән авыруларны иртә ачыклау максатларында Россия Федерациясендә пренаталь һәм неонаталь скрининглар үткәрелә, алар авыруларны вакытында диагностикаларга һәм дәвалауны башларга мөмкинлек бирә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз