Нәтиҗәдә, конкурсның йомгаклау этабына узган 10 шәһәр һәм 10 авыл китапханәсе арасыннан җиңүчеләр сайлап алынды. Авыл китапханәләре арасында Мамадыш районы Җәнлек совхозы урта мәктәбе китапханәсе иң яхшысы дип табылды. Шәһәрнекеләр арасында Казанның Яңа Савин районы 7нче гимназиясе китапханәсе җиңде. II урынга авыл китапханәләре арасында Лаеш районы Имәнкискә урта мәктәбе, шәһәр китапханәләре арасында Лениногорскидагы 2нче урта мәктәп китапханәсе лаек булды. Ютазы районының Урыссубистәсе 3нче урта мәктәбе һәм Яшел Үзәндәге 1нче лицей китапханәләре – III урында.