ЮХИДИ хезмәткәрләре кисәтә...

2015 елның 31 октябре, шимбә
Казанның ЮХИДИ идарәсе явым-төшемнең туктаусыз явуы сәбәпле автомобиль йөртүчеләрне тизлек режимын арттырмаска чакыра.

Хәвеф-хәтәрне чикләп узу өчен тизлекне сәгатенә 40 чакрымнан да арттырмаска кирәк, ди алар. Шулай ук юл-йөрү кагыйдәсендә күрсәтелгән араны сакларга киңәш ителә. Аеруча, җәяүле кичүе урынына, тукталышларга якынлашканда игътибарлырак булырга кирәк, ди идарә хезмәткәрләре.



Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International