Яшел Үзәндә чиновниклар ата-аналар җыелышына йөри

2015 елның 31 октябре, шимбә
Яшел Үзән районының барлык мәгариф учреждениеләрендә ата-аналар җыелышлары бара. Аларда район хакимиятенең җаваплы чиновниклары да катнаша.
Район һәм шәһәр, балагызны укыткан яки балагыз йөргән балалар бакчасы тормышына кагылышлы сорауларны аларга бирә аласыз.
Җыелышлар графигы һәм балагыз укыган уку йортына кайсы чиновникның килүе турында zelenodolsk.tatarstan.ru сайтына кереп белергә була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International