Яшел Үзәндә юл һәлакәтендә 18 кеше һәлак булган

2015 елның 14 ноябре, шимбә

Агымдагы елның 10 ае эчендә Яшел Үзән районында 121 юл һаләкәтләрендә 18 кеше үлгән, 132се төрле тән җәрәхәтләре алган.

Төп сәбәп – автомобиль йөртүчеләрнең  тизлекне арттыруы.

Иң күп юл һәлакәте Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлында була.  Шулай ук Васильевода  да  мондый очраклар күп. Ә шәһәрдә исә иң куркыныч урамнар  Ленин, Столичная,  Татарстан урамнары.

Һәлакәт төренә килгәндә исә,  җәяүлеләрне  бәрдерү һәм  автомобильләр бәрелешү  - иң күбе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International