Яшел Үзәндә узган атнада да урлаулар күп булган

2015 елның 14 ноябре, шимбә

Эчке эшләр бүлегендә 21 җинаять теркәлгән. Шуларның 13е – шәһәрдә, 8е районда булган. 10 җинаять ачылган, 7се – «кайнар эздән». 15 урлау, 2 талау, 1 наркотик табу факты, 1 транспорт чарасын урлау булган.

Засорин урамындагы букмекерлар конторасында билгесез ир  касса тәрәзәсен урындык белән ватып кереп, кассирны кайчы белән куркытып, бөтен выручканы алып чыгып киткән.

Северная урамында билгесез затлар 15 яшьлек яшүсмернең телефонын талап алганнар.

Васильевоның Мәктәп урамындагы сәүдә үзәгеннән 1 шешә коньяк урлап, Казанда яшәүче бер студент тотылган. 

Бакый Урманче урамында яшәүче 31 яшьлек ирнең банк картасыннан 28 мең сум акчасын урлаганнар.

Васильевода яшәүче 49 яшьлек ирнең ишегалдыннан «ВАЗ-21043» автомобилен урлаганнар. Автомобиль Казанның Киров районында табылган. 

Засорин урамында 34 яшьлек беркайда да эшләмәүче ирдә наркотик матдә табылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International