Олимпиадада катнашырга ашыгыгыз

2015 елның 14 ноябре, шимбә

Яшьләрнең  иҗади мөмкинлеген үстерү, аларны фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Россия Федерациясе федераль хезмәте идарәсе 2015 елның 1 ноябреннән 20 декабрьгә кадәр наркомания һәм наркотикларга бәйле җинаятьләрне кисәтү өлкәсендә студентларның иҗади Бөтенроссия олимпиадасының республика этабын уздыра.

Ул 4 номинациядә узачак.  Әлеге олимпиаданың положениесен УФСКН сайтының “Профилактика/Антинакркотические конкурсы” бүлегеннән табарга була.

Эшләр 2015  елның 20 декабренә кадәр кабул ителә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International