Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 643 чакыру кабул итеп алган.
Бакый Урманче урамында яшәүче 35 яшьлек исерек ирне билгесез кешеләр кыйнаган. Ирнең баш мие селкенгән.
Волжскида кыйналып баш мие селкенгән 35 яшьлек ир янына медиклар чакыртылган.
Урамда кыйналып борын сөяге сынган, баш мие селкенгән 29 яшьлек ир янына чакыру алынган.
Королев урамында билгесез кешеләр кулыннан зыян күргән 59 яшьлек исерек иргә беренче ярдәм күрсәтелгән.
68 яшьлек ирне дә билгесез кешеләр кыйнаган. Ирнең кабыргалары сынган. Аны травмпунктка китергәннәр.
Билгесез кеше башына таяк белән сугып, баш мие селкенгән 60 яшьлек хатын янына чакыру алынган.